Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Проектлар

Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Яшәү яме» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.
12.09.2023
Контракт буенча хезмәт – ул тотрыклы хезмәт хакы, социаль пакет, төрле ташламалар, акчалата компенсацияләр һәм наградалар.
Бу бүлектә ташламалы аренда шартларында эшкуарларга бирелә торган объектларның исемлеге белән танышырга, картадагы объектларны карарга, типлаштырылган формадагы аренда килешүен күчереп алырга мөмкин.
25.02.2020
Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу исемне гамәлгә кую Хәтер һәм дан елының иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе булды, дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин: «Бу инициатива чын мәгънәсендә бөтен халык тарафыннан хупланды. Ул тыл хезмәтчәннәренең фидакарь батырлыгын, көчле рухлы булуын, фронт янындагы районнардан 25 млн кешене һәм 3 меңгә якын предприятиене эвакуацияләүне аерым ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк».
10.10.2022
Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб төзелде, ул туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән кешеләр белән хезмәттәшлек итәчәк. Ташламалар үз теләкләре белән хәрби операциягә китүчеләр һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр гаиләләренә кагыла. Әлеге биттә гамәлдәге ташламалар белән җентекләп танышырга һәм аларны ничек алырга һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ничек булышырга икәнен белергә мөмкин.
Порталның «Капиталь ремонт» проекты бүлегендә шәһәрлеләр 2023 елда капиталь төзекләндерү узарга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары исемлеге белән таныша ала. Биредә объектларның адреслары белән карта, яңалыклар, капиталь төзекләндерү программаларында катнаша торган объектларның адреслы исемлеге һәм башка материаллар урнашкан.
25.07.2019
2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли.  Хәзерге вакытта ул  бөтен дөнья буенча 246 шәһәрне үз эченә ала.
02.12.2020
Проект ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Бу бүлектә 1920 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Казан тарихына һәм шәһәрдә җирле үзидарә үсешенә кагылышлы төрле еллардагы тарихи материаллар һәм архив фотографияләре эленгән.
15.07.2019
Бу бүлектә үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, яңа хокукый статусның өстенлекләре һәм Казанда үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә торган чаралар турында белергә мөмкин.
25.07.2018
Сайтның бу бүлегендә шәһәрнең калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасына ничек баруы турындагы яңаклыкларны карап барырга мөмкин булачак. Монда проект яңалыклары, кызыклы саннар һәм фактлар, экология һәм чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю темаларына сораулар һәм җаваплар, чүпне дуаль җыю өчен контейнер мәйданчыклары адреслары булган карта, икенчел чималны кабул итү пунктлары, каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары исемлеге, күчереп алу өчен чүпне аралау темасына листовкалар урнаштырыла.