Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Проектлар

25.07.2019
2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли.  Хәзерге вакытта ул  бөтен дөнья буенча 246 шәһәрне үз эченә ала.
25.02.2020
Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу исемне гамәлгә кую Хәтер һәм дан елының иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе булды, дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин: «Бу инициатива чын мәгънәсендә бөтен халык тарафыннан хупланды. Ул тыл хезмәтчәннәренең фидакарь батырлыгын, көчле рухлы булуын, фронт янындагы районнардан 25 млн кешене һәм 3 меңгә якын предприятиене эвакуацияләүне аерым ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк».
02.12.2020
Проект ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Бу бүлектә 1920 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Казан тарихына һәм шәһәрдә җирле үзидарә үсешенә кагылышлы төрле еллардагы тарихи материаллар һәм архив фотографияләре эленгән.
Порталның «Капиталь ремонт» проекты бүлегендә шәһәрлеләр 2021 елда капиталь төзекләндерү узарга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары исемлеге белән таныша ала. Биредә объектларның адреслары белән карта, яңалыклар, капиталь төзекләндерү программаларында катнаша торган объектларның адреслы исемлеге һәм башка материаллар урнашкан.
Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Яшәү яме» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.
08.04.2020
Бүлектә COVID-2019 белән бәйле рәвештә Татарстандагы һәм аның башкаласындагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә кайнар линия телефоннарын табарга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, транспорт учреждениеләре эше турында, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары хакында белергә мөмкин.
09.02.2021
Бу бүлектә Телләр елы кысаларында узачак чаралар турында белергә, документлар һәм яңалыклар белән танышырга мөмкин.
Бу бүлектә ташламалы аренда шартларында эшкуарларга бирелә торган объектларның исемлеге белән танышырга, картадагы объектларны карарга, типлаштырылган формадагы аренда килешүен күчереп алырга мөмкин.
01.03.2019
Бу бүлектә конкурс сынаулары җәдвәле, конкурс турындагы нигезләмә һәм 100//ЙӨЗЛӘР проектының актуаль яңалыклары белән танышырга мөмкин.
15.07.2019
Бу бүлектә үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, яңа хокукый статусның өстенлекләре һәм Казанда үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә торган чаралар турында белергә мөмкин.