Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2021, 09:30

Казанның үзмәшгульләре видеомонтаж буенча мастер-класста катнаша ала

Бушлай дәрескә онлайн режимда кушылырга мөмкин.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 21-нче октябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды базасында үзмәшгульләр өчен «Мобиль монтаж» темасына бушлай мастер-класс узачак. Спикер булып монтаж, документаль кино һәм реклама режиссеры, моушн-дизайнер Илья Зернов чыгыш ясаячак.

Эшкуарлар монтаж системалары, видео өлкәсендәге һөнәрләр, мобиль монтаж мөмкинлекләре, видеоконтент төрләре һәм аның бәясе, шулай ук видео белән эшләүнең теоретик нигезләре турында фикер алышачак.

Мастер-класста катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк . Беренче 30 мөрәҗәгать итүчене Петербург урамы, 28-нче йорт, 3-нче кат адресы буенча кабул итәчәкләр. Калганнар өчен дәресләрне онлайн-форматта үткәрәчәкләр. Чара 10 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык вакыйгалар