Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2020, 17:00

Ислам мәдәнияте музеенда яңа күргәзмәнең төп экспонаты Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеге булачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). 21-нче ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачылачак.

Экспозициядә Себер татарларының традицион костюмы, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыручы фотодокументлар тәкъдим ителгән. 1808 елда Емельян Корнеев тарафыннан төзелгән «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан ясалган офортлар Себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

Күргәзмәнең төп экспонаты - Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге - Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе. Шулай ук XVII гасыр ахыры - XX гасыр башы гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар экспозициядә аерым урын алып тора.

Күргәзмә 10-нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар