Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2021, 10:04

Казанда кызлар өчен бушлай футбол күнегүләре башланды

Аларда 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь футболчы кызлар катнаша ала.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Казанда кызлар өчен бушлай футбол күнегүләре башланды. Алар җәй ахырына кадәр «Искәндәр» футбол кырында узачак.

Дәресләрдә 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь футболчы кызлар катнаша ала. Белгечләр билгеләп үткәнчә, футбол балаларга креативлык, карарлар кабул итүдә кыюлык, лидерлык күнекмәләрен, командада эшли белү һәм мотивацияне үстерергә ярдәм итә. Бу сыйфатлар аннары балага укуда да, олы тормышта да ярдәм итәчәк.

Тулырак мәгълүматны, тренировкалар җәдвәлен, шулай ук катнашу өчен сайтта теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Тренировкалар «Мы в игре» Россия футбол берлеге программасы һәм Girlpower футбол проекты кысаларында уздырыла.

Барлык вакыйгалар