Халык ТАССР башкаласының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында белә ала.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген Җиңү паркында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция һәлак булган солдатларның Аналары һәм тол хатыннары монументы янында урнашкан 10 стендта урнаштырылган.
Стендларда Казанда фронт өчен ниләр җитештерелүе, Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдә нинди ачышлар ясалуы, ТАССР башкаласына эвакуацияләнгән предприятиеләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында мәгълүмат бирелгән, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Экспозицияне төзегәндә Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына чыгарылган «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы материаллары файдаланылды. Фотоматериаллар Татарстан Республикасы Милли музее һәм Казан Мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде.
Күргәзмә май ахырына кадәр Җиңү паркында эшләячәк, аннан соң аны башка иҗтимагый киңлекләрдә – Горький һәм Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Мактаулы исем сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә бирелә.
Бүген Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» экспозициясе белән танышты.