Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2022, 10:15

Бер кулда каләм, икенчесендә – автомат: сугышның беренче көннәреннән үк фронтка ТАССРдан 120 дән артык язучы һәм журналист киткән

KZN.RU порталы Бөек Ватан сугышы елъязмасын язганнар турында сөйли.

Фото: ТР Милли музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче май, Алина Бережная). Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле ТАССРдан фронтка үз теләкләре белән 120 дән артык язучы, шагыйрь һәм журналист киткән, алар солдатлар белән беррәттән дошманга каршы сугышканнар һәм фронт газеталарында сугыш вакыйгаларының барышын тасвирлаганнар. Сугыш елларында матбугат кешеләрне канатландырып тора, берләштерә һәм хәрби рухны күтәрүгә ярдәм итә. Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан KZN.RU порталы Бөек Ватан сугышы елъязмасын тудыручылар турында сөйли.

Сугыш кырларында ТАССРның 34 әдәби эшлеклесе һәлак була

Сугыш башлангач СССРның Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев Казанга килә, бу вакытта иҗтимагый оешманың ишекләре бикле була, «Барысы да фронтка китте» дигән табличкага гына эленеп тора, дип сөйли ТР Милли музееның фәнни-экспедиция бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина. Ул вакытта Фадеев татар язучыларын фронттан кайтару өчен чаралар күрергә тәкъдим итә, ләкин аларның берсе дә ризалашмый.

Сугыштан соң барысы да әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында республиканың 34 язучысы – Мөхәммәт Әблиев, Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Аитзак Аитов, Нур Баян, Мифтах Вәдут, Хәмит Кавиев һәм башкалар үз гомерләрен Җиңү өчен корбан итә.    

Фронтта татар язучылары сугышкан да, хәрби корреспондентлар да булып эшләгән – фронт газеталары чыгарган. «Һәр язучы алдынгы сызыкта иде, алар редакцияләрдә утырмады – окоплардан каршы сугышлар алып барды, бомбага тотылды», – дип сөйләде Миләүшә Хәйруллина.

1942 ел ахырына фронтта 600 дән артык дивизия һәм бригада газеталары, 93 корпуслы армия газеталары чыгарылган. Басмалар СССР халыкларының төрле телләрендә – рус, украин, казах, белорус һ.б. бастырыла. Татар телендә 10 нан артык газета чыга. Иң популяры – «Ватан өчен», «Фронт хакыйкате», «Алга». Газеталарда дәүләт мөрәҗәгатьләре, фронт хәбәрләре бастырыла, солдатларның каршы көрәше һәм батырлыклары тасвирлана. Цензура булган – һәлак булган солдатларның санын күрсәтү рөхсәт ителмәгән.

Шагыйрьләр һәм язучылар иҗат турында да онытмый. Безнең көннәргә кадәр фронт блокнотлары һәм аерым битләрдән үзләре ясаган дәфтәрләр сакланып калган, анда – әсәрләрнең караламалары.

Муса Җәлил: «Сугыштан соң сафларыбыз кимиячәк»

Беренчеләрдән булып фронтка шагыйрь Муса Җәлил китә. Сугыш башлану хәбәрен ул вокзалда, дусты, әдәби тәнкыйтьче Гази Кашшаф янына дачага китәр алдыннан ишетә, дип сөйләде М.Җәлилнең фатир-музее мөдире Нәзирә Фәттахова. «Сугыштан соң сафларыбыз кимиячәк», – дип әйтеп сала шул кичне Муса Җәлил. Икенче көнне шагыйрь хәрби комиссариатка ирекле булып бара. 1941 елның 13 нче июлендә ул повестка ала, аны сугышка хатыны Әминә һәм кечкенә кызы Чулпан озата. Фронтка китәр алдыннан Муса Җәлил политработник курсларын үтә, аннары Волхов фронтына, атаклы Икенче удар армиягә эләгә. Шагыйрь гаиләсе белән элемтәдә тора, еш кына хатлар яза.

«Минем кадерле Чулпаночкам, күрәсең, мин сиңа ничек еш язам. Чөнки мин сине яратам һәм сагынам. Мин инде фронтка, фашистлар белән сугышырга китеп барам. Без ул каһәр суккан фашистларны Ленинград өлкәсеннән куып чыгарырбыз, аннан барлык совет җирләреннән. Шуннан соң барысы да тыныч һәм яхшы булыр», – дип язган 1942 елның 9 нчы мартында кызына Муса Җәлил.

Шагыйрь политработник курсын тәмамлауга карамастан, ул фронтка «Отвага» газетасы хәбәрчесе буларак эләгә. Редакциядә Муса Җәлилнең эшчәнлеге турында газетаның җаваплы сәркатибе Виктор Кузнецов үзенең көндәлегендә җентекләп язып калдырган. «Шушы көннәрдә безнең редакция коллективы тагын бер хезмәткәр белән тулыланачак – танылган татар шагыйре Муса Җәлил килде, ул җитди һәм энергияле журналист кебек тәэсир калдыра», – диелә көндәлектә.

Җәлил гәҗиттә сугыш турында язган, алгы сызыкка йөргән, солдатлар белән аралашкан, ягъни ул еллардагы сугыш хәрәкәтләренең үзәгендә булган. Мәгълүмат җыю өчен аңа көненә 25-30 км җәяү йөрергә туры килгән. «Шушы көннәрдә алгы сызыкларда безнең фронт частьлары буенча ун көнлек командировкадан кайттым. Сәфәр авыр, куркыныч, ләкин бик кызыклы булды. Гел ут астында булдым. Өч төн рәттән йокламадым, аяк өсте генә ашадым, ләкин күпне күрдем», – дип язган 1942 елның 25 нче мартында Муса Җәлил үзенең дусты Гази Кашшафка.

Җәлил үзен татар язучысы дип атый һәм туган телендә яза. «Отвага» газетасында эшләү шагыйрьгә ошаса да, ул татар телле матбугатта, «Кызыл Татарстан» газетасында, эшләү хыялы белән яши. «Мин татар язучысы, миңа рус матбугатында эшләү авыр, мин анда язучы буларак үле, әгәр «Кызыл Татарстан» военкоры булсам, татарлар үз әдәби эшчәнлеген җәелдерә торган махсус частьләргә йөри алачакмын – бу минем һәм безнең милли матбугат өчен зур эш булачак. Шуңа күрә үтенечнең уңышлы чишелүен көтәм», – диелә шагыйрьнең хатларының берсендә.

Җәлил газетада эшләү белән беррәттән әдәби эшчәнлеген дә дәвам иткән. Сугыш вакытында аның ике шигырьләр җыентыгы чыга. Ул аларны рус телендә дә язып караган – «Отвага» газетасы битләрендә «Весенние резервы Гитлера» исемле шигыре басылган.

Фронтта әдәби эшчәнлек алып барырга Гази Кашшаф ярдәм итә. Хатлар белән бергә шагыйрь аңа үзенең шигырьләрен дә юллый. Моннан тыш, 1942 елның 27 нче маенда шагыйрь рәсми рәвештә аңа әдәби васыять җибәрә. «Сугышка кадәр Муса Җәлил 10 шигъри җыентык бастырып чыгара, ләкин үзе әйткәнчә, язылганнарның 30-35% ы гына басылып чыккан, шуңа күрә ул үзенең бөтен иҗатын караламалар, акламалар рәвешендә Гази Кашшафка ышанып тапшырган. Ышанычлы дус сугыш вакытында да, аннан соң да шагыйрьнең иҗатын саклау өстендә эшли», – дип сөйләде Нәзирә Фәттахова.

«Шигырьләр язарга вакыт юк, вакытыбыз бик тыгыз, башланган темалар да, материаллар да күп, синең минем иҗатым турында кайгыртуыңа бик шатмын», – дип язган Кәшшафка Җәлил.

Шагыйрь театр өчен әсәрләр өстендә дә эшли. Җәлилне композитор Нәҗип Җиһанов белән тыгыз иҗади дуслык бәйли. Фронтка китәр алдыннан дуслар, тиз арада очрашу билгесе итеп, каешлары белән алмашкан. Җәлил сугыштан кайткач, дистәләгән әсәр иҗат итәргә хыялланган, үзенең планнары белән ул Җиһанов белән уртаклашкан. «Мин синең өчен сюрприз әзерләдем, хорсыз бер опера өчен Ватан сугышы темасына дүрт-биш солист белән либретто яза башладым, һәм бик кызыклы сюжет уйлап таптым. Театр аны хәзер дә сәхнәдә куя алыр иде, ләкин мин Мәскәүдә тәмамларга өлгермәдем, тиздән җибәрермен», – дип язган Җәлил. Әмма кулъязма композиторга барып җитми. Хәер, «Отвага» газетасының чираттагы әзер чыгарылышы да дөньяга чыкмый кала.

1942 елның 24 нче июнендә Муса Җәлил Икенче удар армиясе сугышчылары һәм командирлары белән бергә камалышта кала. 26 нчы июньдә ул яралана һәм әсирлеккә алына. Чолганыштан чыккан «Отвага» редакциясе хезмәткәрләре исемлеге сакланган. «Бу кечерәк кенә кәгазьдә «Отвага» газетасының җаваплы сәркәтибе Виктор Кузнецов ике баганага аерып фамилияләр теркәгән. Чолганыштан 7 кеше чыккан, сигезенчесе – Җәлил, ләкин фамилия янында сорау билгесе куела. Ул котылып кала алган дигән версия була, әмма соңрак фамилиясен сызып ташлыйлар. Шагыйрь әсирлеккә эләгә», – дип сөйләде Нәзирә Фәттахова. Муса Җәлилнең журналист эшчәнлеге шуның белән тәмамлана.

Сәяси һәм сатирик плакатлар хәрби рухны күтәргән һәм җиңүгә ышаныч уяткан

Тылда калган язучылар язуларын дәвам итә, әдәби кичәләр оештыралар, радиода чыгыш ясыйлар. Сугыш елларында Татар дәүләт нәшрияты республика язучылары һәм шагыйрьләренең 220 китабын чыгара, аларның гомуми тиражы 1,5 млн данәдән артып китә.

Радио һәм газеталар белән беррәттән, массакүләм агитация чараларының иң киң таралган өлеше плакатлар була. Бер яктан, алар дошманны фаш итсә, икенче яктан тыл эшчеләренең сугышчан рухын күтәрә һәм кешеләрдә Җиңүгә ышаныч уята.

Плакатларда Кызыл Армия сугышчыларын фронтка озатканчы, сугыш вакытында, шулай ук тыл хезмәтчәннәрен сурәтләгәннәр. Алар ике телдә – татарча һәм русча чыгарылган.

«Сәяси плакатларны чыгару сугышның беренче көннәреннән үк башланган, аларның төп максаты халыкның сугышчан рухын саклап калу була. Сугышның беренче елында гына да Татар дәүләт нәшрияты 500 меңнән артык плакат чыгарды», – дип сөйләде ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вера Иванова.

Сугыш вакытында «Сатира тәрәзәләре» дигән плакатлар да чыгарылган. Күп тиражлы плакатлардан аермалы буларак, сатирик плакатлар клейлы буяу белән трафарет ярдәмендә кулдан ясалган. Аларны бик тиз ясаганнар: бер көн эчендә. Сугыш елларында барлыгы 170 шундый плакат чыгарылган. Аларның һәрберсенең тиражы 300 данәгә кадәр җитә алган. «Плакатны Казанның барлык кеше тыгыз яши торган урыннарында элгәннәр. Алар сугышның соңгы вакыйгаларын чагылдырган», – дип билгеләп үтте Вера Иванова.

Плакатларны «Татрәссам» ширкәте рәссамнары тудырган, алар арасында Иосиф Бобровицкий, Николай Сокольский, Кирилл Овчинников һәм башкалар була. Алар авыр шартларда хезмәт куйган – остаханәдә салкын һәм дымлы була, шуңа күрә рәссамнар дубленка һәм киез итекләр киеп эшләгән.

Сатирик формадагы плакатлар дошманнан көлеп ясалган. Фашист илбасарлары карикатура итеп, совет танклары тәгәрмәчләре чылбыры астында калган елан образларында, партизаннар белән бәрелешләрдә, ут астында, штыклар белән кадалган хәлдә сурәтләнгән. Рәсемнәр язулар белән үрелеп барган. Владимир Маяковский, Сергей Смирнов, Вера Инбер, Александр Жаров, Семен Кирсанов һәм башкаларның шигырьләреннән юллар файдаланылган.

1945 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүдән соң ТАССР Дәүләт музеенда (хәзерге – ТР Милли музее) күргәзмә оештырыла, анда 7 рәссам катнаша, 44 плакат тәкъдим ителә. Алдагы елларда плакатлар тематик күргәзмәләрдә берәрләп кенә күрсәтелә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU, ТР Милли музее

 

Барлык яңалыклар