Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 10:00

Агымдагы елда Казанда җиде җәмәгать киңлеге төзекләндерелде

«Акчарлак күле» паркы проекты «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект» номинациясендә «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында җиңү яулады.

Казанда 2021 елда җиде җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләр алып барылды.

Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында Шәһәр көненә Казансу елгасының яр буе урамының ике яңа төзекләндерелгән участогы ачылды – бу Фестиваль кварталы янындагы яр буе зонасы (Киров дамбасыннан алып Казан Кремленә кадәр булган территория), Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы һәм Миллениум күпере арасындагы участок. Беренчесендә уңайлы урындыклар белән яшел амфитеатр, төрле үсемлекләре булган бакча һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен рампа урнашкан. Шулай ук монда «Хрущев авышлыгы» монументы да төзекләндерелгән, аның диварын Мансур Шиһаповның Казансу яры турындагы шигъри юллары белән леттеринг стилендәге мурал бизәгән. Башка участокта актив җәяү йөрү зонасы булдырылган. Аның буенда спорт уен мәйданчыклары, велосипедчылар һәм роллерлар өчен зоналар, павильоннар һәм яктыртулы коры фонтаннар сузылган. «Елга капкалары» уникаль театр саунд-инсталляцияләре урнаштырылган. Шулай итеп, 4 км озынлыктагы искиткеч күренешләргә ия булган өзлексез променад төзелеше төгәлләнде. Проектны эшләүче – Orchestra Design архитектура бюросы.

Ямашев проспекты ягыннан Җиңү паркында Әфганстанда интернациональ бурыч башкарганда Татарстан Республикасыннан һәлак булган хәрби хезмәткәрләр истәлегенә мемориаль монумент куелган территорияне төзекләндерү гамәлгә ашырылды. Проектның авторы – Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Кислов, архитектор һәм скульптор – Герман Бакулин һәм Никита Мазаев. Ансамбльнең композицион элементлары – «Сугыштан соң» һәм «Сугыш җиле» скульптуралары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең исемнәре язылган «Хәтер хатлары» гранит стеласы. Территориядә чәчәклекләр һәм газоннар урнашкан, шулай ук биек кәүсәле агачлар утыртылган.

Калган биш җәмәгать киңлегендә эшләр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында башкарылды.

Агымдагы елда 2017 елда башланган Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең беренче ике этабын тормышка ашыру буенча масштаблы эшләр тәмамланып килә. Концепциянең авторлары – Turenscape+MAP Россия-Кытай консорциумы, эскиз проекты «Архитектурный десант» бюросы тарафыннан эшләнгән. Төзекләндерү 89 гектар мәйданны колачлаган. Быел яр буен кече архитектура формалары һәм арт-объектлар белән тәэмин иттеләр. Променад буйлап коймалар куелды һәм велопарковкалар оештырылды, зур агачлар һәм куаклар утыртылды, су үсемлекләре саны артты.

Шәһәр көнендә Маршал Чуйков урамындагы 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе янында Кече Акчарлак күле территориясендә 2,7 гектар мәйданлы парк ачылды. «Мириада Групп» архитектура компаниясе тарафыннан эшләнгән проект нигезендә күлне экореабилитацияләү үткәрелде, хастаханә пациентларын һәм шәһәр халкын реабилитацияләү һәм сәламәтләндерү өчен төрле функциональ зоналар оештырылды.

«Акчарлак күле» паркы проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады.

Быел «Салават Купере» торак районында нульдән башлап 6 га мәйданлы яңа парк (ZARF архитектура студиясе проекты) салынды. Элек бу урында катлаулы рельефлы ташландык бушлык һәм сазлыклы җирләр булган. Паркны имин эксплуатацияләү өчен әзерлек чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды. Концепция нигезендә биредә өч зона булдырылачак – парад, актив һәм күзәтүләр зонасы. 2022 елда барлык паркны төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла – балалар һәм спорт җиһазлары, кече архитектура формалары һәм памп-трек урнаштырылачак. Шулай ук мәдәни үзәк, үзәк мәйдан һәм җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк чаралар үткәрү өчен зоналар булдыру планлаштырыла. Күл зонасында су янында ял итү урыннары булдырылачак һәм күзәтү мәйданчыклары төзеләчәк.

Л.Н.Толстой исемендәге шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан скверны реконструкцияләү проектын Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем эшләде. Территорияне төзекләндерү кысаларында периметр буйлап яктыртуның чүкеп ясалган баганалары һәм реставрацияләү җайланмалары куелды. Бакчада юллар яңартылды, аларны гранит брусчаткадан ясадылар. Биредә шәһәр территориясендә беренче тапкыр халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен гранит төшү юллары урнаштырылды. Бакчаны реконструкцияләү скверга керә торган җәяүлеләр өчен уңайлы күчешләр оештырырга, шулай ук сквер эчендә шәһәр халкы файдалана торган грунт сукмаклар урынына өстәмә юллар салырга мөмкинлек бирде.

Быел «Черек күл» паркын реконструкцияләү дәвам итте (Wowhaus архитектура бюросы проекты). Биредә навигация стендлары алыштырылачак һәм балалар мәйданчыгында өстәмә кече архитектура формалары урнаштырылачак. Шулай ук парк территориясендә дог-бокслар урнаштырылачак һәм велопарклар оештырылачак. Ә вакыйгалар мәйданчыгы өчен түгәрәк пергола өстенә навес эшләнәчәк. Күл янындагы ике тарихи павильон янында автоматик су сибү системасы белән яшелләндерү эшләре башкарылган. Хәзер биналар арасында йөрү мәйданчыгының архитектур яктырткычын монтажлау эшләре бара. Паркны төзекләндерү эшләрен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Биш ел эчендә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Казанда 5 млрд сумнан артык суммага 24 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

Барлык яңалыклар