Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2020, 14:24

Казанның ун заводы бинасында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» истәлек такталары урнаштырылачак

Аларда Бөек Ватан сугышы елларында предприятиенең эше турында кыскача мәгълүмат урын алачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казанда кичә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» проекты старт алды. Бөек Җиңүгә өлеш керткән ун завод биналарында Бөек Ватан сугышы елларында предприятиенең эше турында кыскача мәгълүмат белән истәлекле такталар урнаштырачаклар.

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе» истәлекле такталарын оптика-механика, электротехника, дары һәм вертолет заводларында урнаштырырга планлаштыралар. Шулай ук такталар «Элекон», «Вакууммаш» заводларында, С.П. Горбунов исемендәге авиация заводында - «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалында, химия сәнәгатенең дәүләт фәнни-тикшеренү институты филиалында, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятендә барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, июль башында РФ Президенты Владимир Путин Казанга һәм Россиянең тагын 19 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүне хуплады.

Казанда Бөек Ватан сугышы елларында 139 предприятие эшләгән, аларда 80 меңгә якын эшче, инженер һәм хезмәткәр хезмәт куйган. Шәһәрдә 600 исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән, аларны әзерләү һәм фронтка җибәрү буенча өзлексез эш алып барылган. Илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән Казанга 70 сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән, алар шулай ук илнең оборона сәнәгатен ныгытуга ярдәм иткән.

Барлык яңалыклар