Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2020, 15:30

Лиана Таһирова әнисе турында: «Балаларга көндезге аш белән ашатып, йокларга яткыргач, елга портына бүрәнәләр бушатырга китә иде»

KZN.RU порталы укучыларын тыл хезмәтчәне Хәлифә Садыйк кызы Рахманкулова белән таныштырабыз.


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Бөек Ватан сугышы вакытында казанлылар, шәһәр предприятиеләрендә эшләп кенә калмыйча, үсеп килүче буынны да тәрбияләп, Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Алар - каһарман ата-аналарының лаеклы буыны. Шундый тыл хезмәтчәннәре арасында Хәлифә Садыйк кызы Рахманкулова да бар. Казанда яшәүче Лиана Таһирова KZN.RU порталына әнисенең балаларны, Ленинград блокадасы балаларын, ничек тәрбияләве һәм икенче сменада елга портында бүрәнәләр бушатуы турында сөйләде.

Хәлифә Рахманкулова 1921 елда туган, Ульяновск педагогия училищесын тәмамлаган. I һәм II дәрәҗәдәге «Ворошилов атучысы» билгеләре белән бүләкләнгән (СССРда аны ату эшендә уңыш казанган һәм ату коралыннан ату нормаларын тапшыручыларга тапшырганнар - мөх.иск.). Сугыш башлангач, Хәлифә Рахманкулованы һичшиксез сугышка чакырган булырлар иде, әмма 1941 елның июлендә аның кызы Лиана туган.

Сугыш елларында Хәлифә Садыйк кызы Комлев урамындагы 54-нче балалар бакчасында (хәзер - Мөштәри ур. - мөх.иск.) эшләгән. Кызына бер ай булгач, Хәлифә Рахманкулова эшкә чыккан, ә кечкенә Лиананы яслегә биргән. Көненә берничә тапкыр тәнәфес вакытында яшь әни кызын имезергә йөгергән. Шомлы чаң яңгыраганда, кечкенә балаларны яследә подвалларга яшерүләрен искә төшерә ул. Алар анда рәт-рәт булып ятканнар, ә ыгы-зыгыда үз балаларын әниләре кулдагы табличка буенча гына эзләп таба алган. Балаларны ашаткач, әниләр эшкә ашыккан. 

Ул вакытта Казанга блокада Ленинградыннан балалар китергәннәр. Соңрак Хәлифә Садыйк кызы кызларына сөйләгәнчә, балалар ябык, күзләре эчкә баткан, ләкин Казандагы яшьтәшләреннән аерылып торганнар - кыю һәм тыңлаусыз булганнар. «Минем әни балаларны тәрбияләү турындагы дәресләрне яхшы үзләштергән. Шәһәр халык мәгарифе бүлегендә  бу турыда, шулай ук аның йомшак һәм күркәм характеры турында белгәнгә, әнидән әлеге балаларны тәрбиягә алырга сораганнар. Ул моның өчен бөтен көчен һәм белемен куйган, аларны стресслардан һәрьяклап саклаган», - диде Лиана Таһирова.


Сугыш елларында тәрбиячеләрнең хезмәте балалар бакчасы белән генә чикләнмәгән - балаларны ашатып, йокларга яткыргач, Хәлифә Садыйк кызы елга портына җылылык, төзелеш өчен файдаланыла, шулай ук фронтка китә торган бүрәнәләрне бушатырга йөргән. Бүрәнәләрне төяү елга туңа башлаганчы дәвам иткән. Мондый ике сменалы эш режимы бөтен хәрби вакыт дәвамында сакланган.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Хәлифә Рахманкулова 50 елдан артык эшләгән. Лиана Хәким кызы сүзләренчә, аның әнисе һәрвакыт үз тәрбияләнүчеләренә хөрмәт белән караган. Сүз уңаеннан, Хәлифә Садыйк кызы аларның барысын да исемнәре һәм фамилияләре белән хәтерли, еш кына балалар турында сөйли торган булган. Аның тәрбияләнүчеләре арасында табиблар, музыкантлар, укытучылар, артистлар һәм Советлар Союзы Геройлары байтак була. Лиана Таһирова сүзләренә караганда, алар хәтта олыгайгач та тәрбиячеләре янына килгәннәр, яхшылыкка өйрәткән, хезмәткә һәм кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләгән, үз Ватанын яратырга өйрәткән остазларын онытмаганнар. Алар еш кына аңа чәчәкләр бүләк иткәннәр, ихластан кочаклап, аңа кайгыртуы һәм игътибары өчен рәхмәт белдергәннәр.

Хәлифә Садыйк кызы Рахманкуловага хезмәт ветераны һәм сугыш ветераны исемнәре бирелгән. Ул 2008 елда үлгән, ләкин аның күп кенә тәрбияләнүчеләре остазларының яхшылыгын һәм олы йөрәген әле дә хәтерли.

Фоторәсемнәр Лиана Таһированың шәхси архивыннан алынды.
Барлык яңалыклар