В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның туристлык тармагында яңа рекорд куелды – 2023 елда шәһәргә 4 млн кеше килгән, бу 2022 ел күрсәткеченнән 11% ка күбрәк. Кафе, бар һәм рестораннарда сәяхәтчеләрнең чыгымнары – 48% ка, ә туристлар акчаларының гомуми әйләнеше 22,3% ка арткан һәм 38,1 млрд сум тәшкил иткән.
Туристлык сезоны майдан ноябрьгә кадәрге чорга туры килә, әлеге чорда Казанга 3 млн 137 мең кеше килгән.
2023 елда шәһәр кунакханәләренең уртача йөкләнеше 65,7% тәшкил иткән, ә пик көннәрендә 85-95% ка җиткән. Турист волонтерлары ассоциациясе сораштыру нәтиҗәләре буенча, сәяхәтчеләрнең 28% ы арендага алынган торакны сайлаган, респондентларның 13% ы туганнарында тукталырга булган, туристларның 10% ы – хостелларда һәм тагын 49% ы кунакханәләрдә яшәгән.
«СберАналитика» сервисы мәгълүматлары буенча, Казан кунакларының 70% тан артыгы Россия төбәкләреннән килгән, аларның 68,3% ы – 11 күрше һәм башкала төбәкләре кешеләре. Мәсәлән, туристларның 12,3% ы – Мәскәүдән, 10% ы – Башкортстаннан, 6,3% ы – Чуашстаннан, 6% ы – Самара өлкәсеннән, 5,7% ы Марий Элдан килгән. Туристлар агымының 5,4% ы – Мәскәү өлкәсе һәм Удмуртия халкына, 5% ы – Ульяновск өлкәсе халкына, 4% ы Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре һәм Санкт-Петербург халкына туры килә.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТР башкаласына узган ел 101 мең 627 чит ил гражданы килгән. Кытай туристлары саны 1,5 тапкырга арткан. Моннан тыш, туристлар Төркия, Казахстан, Иран, Һиндстан, Пакыстаннан килгәннәр.
Казанга килгән сәяхәтчеләрнең 60% тан артыгы – хатын-кызлар. Туристларның 33% тан артыгы – яшьләр. Кунакларның уртача яше – 40, ә уртача тору вакыты дүрт көн тәшкил иткән.
Казан Кремле, «Казан Ривьерасы» аквапаркы һәм «Казан» гаилә үзәгенә аеруча күп барганнар. Әйтик, Казан Кремлендә 4 млн 498 мең кеше булган – бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 20,6% ка күбрәк. Аквапаркта 622 мең 575 кеше ял иткән (+19,8%). «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына 400 меңнән артык кеше күтәрелгән, бу 2022 ел күрсәткеченнән 5% ка күбрәк. Чәкчәк музеена (46 мең 226 кеше) килүчеләр саны – 20% ка, «Шәһәр панорамасы» музеена (62 мең 490 кеше) килүчеләр саны 13% ка арткан. «Түбәтәй» ретротрамваенда 622 кеше йөргән, бу 2022 елга караганда 122 пассажирга күбрәк.
Банк карталары буенча туристларның көнлек чыгымнары тәүлегенә уртача 2,75 мең сум тәшкил иткән – бу 2022 ел күрсәткеченнән 34% ка югарырак.
Барлык туристларның Сбербанк карталары буенча башкарылган чыгымнары 23,8 млрд сумнан артык тәшкил иткән, 2022 ел күрсәткеченнән 40% ка артык. Казан кунаклары банкоматларда 10,3 млрд сумга якын акча салдырып алган, ә җирле халык карталарына 4 млрд сум күчерелгән. 2023 елда Казанда сәяхәтчеләрнең акчаларының гомуми әйләнеше 38,1 млрд сум тәшкил иткән.
Кафе, бар һәм рестораннарда туристларның чыгымнары 2022 елда 2,6 млрд сум булса, 2023 елда 4,4 млрд сумга кадәр арткан (инфляциягә төзәтмә белән реаль рәвештә 48% үсеш).
Сәяхәтчеләрнең чыгымнарының 23% ы – җәмәгать туклануы объектларына, 22% ы – азык-төлек кибетләренә, 21% ы хезмәтләргә, күңел ачуларга, кунакханәләргә һәм хостелларга түләүгә туры килә. Гомуми туклану йортларында кунакларның уртача чегы – 864 сум, азык-төлек кибетләрендә 695 сум тәшкил итә. Сәяхәтчеләр хезмәт күрсәтүгә уртача – 2575 сум, күңел ачуларга – 1256 сум, кунакханәләрдә һәм хостелларда төн үткәрүгә 6351 сум акча тоткан.
Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты 5 млн 168 мең 687 пассажирга хезмәт күрсәткән – бу 2022 ел күрсәткеченнән 28% ка күбрәк.