В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елда гомуми мәйданы 100 мең квадрат метр чамасы булган 1948 фатирны кабул итү актларына имза куячаклар
Денис Гордийко фотосы
2026 елда Казанда социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру актив дәвам итә. Гомуми мәйданы якынча 100 мең квадрат метр булган 1 мең 948 фатирлы сигез күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итте Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин.
«Салават күпере» торак районының 5 нче кварталында дүрт йорт файдалануга тапшырылачак. Шулай ук Идел буе районының «Гаилә» микрорайонында тагын дүрт йорт сафка басачак.
Моннан тыш, 2026 елда «Салават күпере» торак районының бишенче кварталында 718 фатирга исәпләнгән тагын өч йорт төзелә башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында 520 гаилә федераль һәм республика программалары кысаларында торак шартларын яхшырткан. Социаль ипотека программасы буенча 496 гаилә дәүләттән ярдәм алган. Тагын 10 яшь парга торак алу өчен социаль түләүләр бирелгән. Шулай ук дәүләт программалары кысаларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны, инвалидларны, Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне бетерүчеләрне һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ башка гражданнарны торак белән тәэмин итәләр.