В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25 яшьлек хатын-кыз Интернет киңлегендә җиһазларга заказ биргәндә алданган
Денис Гордийко фотосы
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, кыз популяр онлайн-мәйданчыкта җиһаз сату турында белдерү таба һәм сатучы белән элемтәгә керә. Бер-берсе белән язышкан вакытта яклар сату-алу шартлары турында фикер алыша, шуннан соң ир-ат сатып алучыга акча күчерү өчен махсус код юллый. Сатучыга ышанып, кыз күрсәтелгән сумманы күчерә, әмма акча алганнан соң явыз ниятле зат хәбәрләргә җавап бирүдән туктый.
«Гвардия» полиция бүлеге хезмәткәрләре фаразланган җинаятьченең шәхесен ачыклап, аны Ленинград өлкәсендә яшәү урыны буенча тоткарлый. Шикләнелүче зат тулысынча үз гаебен таный.
Хәзерге вакытта хокук саклаучылар ир-атның башка шундый ук җинаятьләргә катнашы барлыгын тикшерә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсендәге 2 өлеше нигезендә алдау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Тоткарланучыга карата читкә китмәү турында чик кую чарасы сайланган.
Казан полициясе шәһәр халкын, интернетта сатып алу белән шөгыльләнгәндә, уяу булырга чакыра. Сатучының абруен тикшерү, башка сатып алучыларның фикерләрен өйрәнү, бәяләрне чагыштыру һәм акчаларны билгесез счетларга күчермәү мөһим.
Исегезгә төшерәбез, «Минем Казан» порталында киберкуркынычсызлык буенча махсус бүлек эшли башлады.
Алдарак Казанда яшәүче 59 яшьлек хатын-кызның, алдакчылар тозагына эләгеп, 11 миллион сум акчасын югалтуы хакында хәбәр ителгән иде. Зыян күрүче фатирын һәм автомобилен саткан, сатудан кергән барлык акчаларын явыз ниятле затларга күчергән.