Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2025, 14:05

И.Метшин: «Сезнең белән бер командада булуыма горурланам»

Казан Ратушасында иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше үрнәге смотр-бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Казан Ратушасында Татарстан башкаласының иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше үрнәгенә ел саен үткәрелә торган смотр-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу елгы бәйгедә рекордлы санда гаризалар – 13 номинация буенча 230 дан артык эш кабул ителгән. Иң яхшыларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесенә ия булды.

Марат Мөгыйнов фотосы

Шәһәр башлыгы үз мөрәҗәгатендә, узган еллардагы уңышларны да, кимчелекләрне дә билгеләп, Казан үсешенә нәтиҗә ясады. «Яңа ел алды – ул һәрвакыт йомгак ясау вакыты. Мин без эшли башлаган 2005 елны искә төшерәм. Кремльне яңача үзгәртү Казанның 1000 еллыгына башкарылган нигезле эшләребезнең берсе булды. Ләкин шул ук вакытта шәһәр төзелеше буенча шәһәр үзәгендә ак силикат кирпечтән салынган биналар, баш архитектор булмау кебек җитешсезлекләр дә юк түгел иде», - диде Илсур Метшин. Мэр шәһәр командасының шәһәр төзелеше планында катлаулы, әмма дөрес юл узуын ассызыклады. Ул архитектура бәйгесендә катнашучыларның барысына да Казанны яхшырту өчен тырышуларына рәхмәт белдерде.

«Илсөяр Төхфәтуллина һәм аның командасы шәһәргә яңа сулыш өрәләр. Мин сезнең, шәһәрнең архитектура бергәлегенең, шәһәргә карата мәхәббәт белән сугарылган объектлар булдыруыгызга шатмын. Бер объект та икенчесен кабатламый. Сез барыгыз да минем өчен җиңүчеләр. Сез бергә берләшеп, Казанны яхшырак итәргә тырышасыз, сезнең белән бер командада булуыма горурланам», - диде Илсур Метшин һәм бүген, ил өчен катлаулы вакытта, шәһәрдә бик күп объектлар төзелүен билгеләп үтте.

Бу елгы бәйгедә катнашучылар саны буенча рекорд куелган – архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм дизайнерлардан 230 дан артык проект алынган. Эшләр өч категориядә: гамәлгә ашырылган объектлар, Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән, гамәлгә ашырылмаган проектлар, идея һәм концепция дәрәҗәсендәге проектлар. Җиңүчеләрне 13 номинация буенча ачыклаганнар. «Иң яхшы социаль объект интерьеры дизайны» номинациясе аеруча кызыклы дип табылган, әлеге юнәлеш буенча 24 гариза тапшырылган, шуларның 10 сы – гамәлгә ашырылган объектлар. Моңа заманча балалар бакчалары, мәктәпләр һәм поликлиникалар керә. Тотрыклы үсеш өлкәсендәге юнәлеш шулай ук игътибар үзәгендә: узган ел нибары өч проект бирелгән булса, бу елгы күрсәткеч – 16.

«Гамәлгә ашырылып, файдалануга тапшырылган проектлар» категориясендә «Иң яхшы социаль объект интерьеры дизайны» номинациясендә беренче урын Казан федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең музей комплексына бирелде. 146 нчы «Ресурс» лицее «Урман – экология тәме» мәктәп ресторанын гамәлгә ашырып, белем бирү мохитен булдыруга прогрессив якын килүе өчен бүләкләнде. «33 хәрби шәһәрчек» торак комплексындагы балалар бакчасы, «Яз» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы, «Идел киңлекләре» торак комплексындагы 11 нче балалар поликлиникасы социаль объектлар интерьерының иң яхшы чишелеше өчен билгеләп үтелде. Әлеге проектларның авторы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе.

«Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү» номинациясендә Серов урамындагы бульварга инклюзив шәһәр мохите булдыруы өчен гран-при тапшырылды. Әлеге проект «Сибур» гавами акционерлык җәмгыяте, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясенең уртак эше санала.

«Зилант» скверы киңлек чишелешендә шәһәр кыйммәтләрен һәм мәгънәләрен чагылдыру концепциясе өчен билгеләнде. Әлеге проект Казан мэриясе, Тышкы төзекләндерү комитеты, Казан шәһәрен үстерү институты, «Ф-АРТ ГРУПП», «Парк», «Аквабренд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре тарафыннан эшләнгән.

Фатыйх Әмирхан урамы, 43, 45, 47 йортларның ишегалды территориясе йорт хайваннары өчен уңайлы мохит булдыруда билгеләп үтелде.

«Тотрыклы үсеш өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Сибур» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылган берьюлы берничә проект: Кремль яр буендагы йөгерү юлы, Серов бульварындагы экопавильон һәм сулыкны торгызу гран-при яулады. «ПЖКХ» идарәче компаниясенең «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты шәһәр халкының экологик фикерләвен һәм яшәү рәвешен формалаштыруга, шәһәр экологиясенә тискәре йогынтыны киметүгә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде.

«Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә беренче урын Кремль урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан административ бинага бирелде.

«Иң яхшы арт-объект» номинациясендә гран-при скульптор Әлфис Сабиров тарафыннан эшләнгән «Зилант» арт-объектына һәм «Замороженная конина» арт-төркеме тәкъдим иткән «Безнең тарихлар сукмагы» урам арт-объектлары күргәзмәсенә бирелде.

Гамәлгә ашырылмаган проектлар категориясендә «Территорияләрне үстерүнең иң яхшы концепциясе» номинациясендә Профсоюз урамындагы «Адонис» креатив кластеры гран-прига ия булды. Проект авторы – CreativeSpace Hunter.

«Иң яхшы социаль объект интерьеры дизайны» номинациясендә беренче урын «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» бинасын төзекләндерү өчен бирелгән. Социаль объектларда сыйфатлы инклюзив мохит булдырылуы өчен «Ярдәм» мәчете каршында бассейнлы инклюзив спорт комплексы билгеләп үтелгән. Аны «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе башкарган.

«Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү» номинациясендә TO BE architects һәм «Ак Барс йорт» тарафыннан эшләнгән «Тулпар» метро станциясе янындагы мәйданны төзекләндерү буенча архитектура концепциясе җиңгән.

Бүләкләрне Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тапшырды.

Казанның иң яхшы архитектура-шәһәр төзелеше объектына смотр-бәйге җиңүчеләренең һәм призлы урыннар яулаучыларның тулы исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга була.

Татарстан Республикасы рәисе указы нигезендә Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше өчен рәссам-сынчы, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат оешмасы әгъзасы Әлфиз Сабировка Илсур Метшин тарафыннан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Шәһәр мэры күрсәтмәсе буенча Илсур Метшин шәһәр файдасына башкарган нәтиҗәле хезмәте һәм архитектура, шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышлары өчен шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинага «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесен тапшырды.

Смотр-бәйге Татарстан башкаласының үзенчәлеге һәм милли төсмерләре, архитектурасы, шәһәр төзелеше һәм тышкы төзекләндерү өлкәсендәге уңышларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Бәйгене үткәрү исә биналарга һәм корылмаларга кагылышлы проект карарларының сыйфатын, шәһәр төзелешенә кагылышлы мәсьәләләрне яхшыртырга, төзекләндерүнең яңача алымнарын кертергә һәм архитекторларның, дизайнерларның һөнәри күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Смотр-бәйгене үткәрү инициаторы – шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, чара Казанны үстерү институты тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның иң яхшы архитектура-шәһәр төзелеше объектына кагылышлы смотр-бәйгегә нәтиҗә «Казаныш» халыкара форумының йомгаклау көнендә ясалды. Ул вакытта 12 номинация буенча 180 гариза тапшырылган. Казансу яры буендагы экостанция, Серов бульварының беренче чираты иң яхшы гамәлгә ашырылган проектлар дип танылган иде.
Фоторепортаж
Ратушада иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше үрнәгенә смотр-бәйге җиңүчеләрен игълан иттеләр
Видеорепортаж
13.12.2025 15:01
Казан Ратушасында иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше чишелешенә конкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр
Барлык яңалыклар