Казан – Россиянең гастрономия башкаласы
Казан – алдынгы, заманча һәм шуның белән беррәттән истә калырлык тарихи вакыйгаларга, үзенчәлекле архитектурага, югары мәдәнияткә, бай милли гореф-гадәтләргә ия булган борынгы шәһәр. Ул меңьеллык тарихы белән башкалабыз кунакларын үзенә җәлеп итә һәм аларда зур кызыксыну уята.
Бүген шәһәребез «Россиянең өченче башкаласы», «Россиянең спорт башкаласы», «Хезмәт батырлыгы шәһәре», шулай ук «Россиянең гастрономия башкаласы» статусларына ия. Кабатланмас гастрономия төрлелеге милли аш-суларда һәм Казанда тәкъдим ителә торган Көнбатыш Европа кухняларында ачык чагылыш таба. Әлеге сыйфат шәһәребез кунаклары тарафыннан да даими рәвештә билгеләп үтелә.
Өстәвенә, 2018 елда, иң тәмле аш-су шәһәре буларак, башкалабыз абруйлы «National Geographic» басмасы премиясе белән бүләкләнде. Илебездәге «Тәмле Казан» гастрономия фестивале (2019 елда 65 мең кеше катнашкан) һәм кышкы «КышДаКар фест» фестиваль-ярминкәсе (2019 елда 200 меңнән артык кеше катнашкан) кебек иң зур традицион чараларның Казанда узуы аның гастрономия һәм туристлык потенциалын тулысынча ачып бирә.
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, 2020 елда Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты «Казан – Россиянең гастрономия башкаласы» брендын теркәү өчен гариза бирү тәкъдиме белән чыкты. 2021 елның 22 гыйнварында әлеге товар билгесе инде алынды.
Үзгәртү датасы: 26.09.2025