Казан, илнең 19 шәһәре белән беррәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бу мактаулы исем хәрби һәм гражданнар продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, шуның белән массакүләм хезмәт батырлыгын күрсәткән шәһәрләргә бирелә. Хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә торак пункт гербы һәм Президент указы тексты төшерелгән истәлекле стела урнаштыру, 1-нче май, 9-нчы май һәм Шәһәр көннәрендә иҗтимагый чаралар һәм бәйрәм салютлары үткәрү тәкъдим ителә. Казанда стеланы урнаштыру өчен урынны халык үзе сайлаячак дигән карар кабул ителде. KZN.RU порталында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны шәһәрнең көньяк «капкасы» – аэропорт ягыннан Оренбург тракты буенча керү юлы җыйды. Нәкъ менә шул урында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылачак.
Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү инициативасы белән Казан һәм Татарстан Республикасы халкы, 1941-1945 елларда хезмәт коллективлары Бөек Җиңүгә ирешүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән заводлар һәм предприятиеләр; иҗтимагый оешмалар: Казан ветераннарының (пенсионерларның) иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Геройлары» , «Россиянең хезмәт батырлыгы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Бердәм Россия» «Яшь гвардия», «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый берләшмәсе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе» Берлеге, Казан федераль университеты студентлары һәм галимнәре һәм башкалар чыгыш ясады. Моннан тыш, «Мәскәү шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Бөек Ватан сугышы Ветераннары – блокадалы Ленинград герой-шәһәрендә яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы һәм башкалар үзләренең мөрәҗәгатьләрен юллады.
Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре мактаулы исемен бирү турындагы инициативаны 2 млн 400 меңнән артык кеше хуплады.
Бөек Ватан сугышы елларында Казан шәһәре илнең Җиңүгә йөз тоткан иң әһәмиятле тыл үзәге булып тора. Сугышка кадәр үк шәһәрдә киң үсешле сәнәгать инфраструктурасы була, 1941 елдан бирегә илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән җитмештән артык предприятие эвакуацияләнә. Казанга Мәскәү һәм Ленинград авиация заводлары, «Большевик» Мәскәү кондитер фабрикасы, «Труд» Гомель аяк киеме фабрикасы һәм башка предприятиеләр күчерелә.
Сугыш елларында Казанда алты йөздән артык төрдә корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелә. С.П.Горбунов исемендәге 22 номерлы Казан авиация заводында Пе-2 һәм Пе-8 бомбалаучы очкычлар эшләп чыгарыла. Барлыгы 10174 данә Пе-2 һәм 93 данә Пе-8 бомбалаучы очкычлар ясала. Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән 387 номерлы авиация заводы У-2 (1944 елдан – По-2) бомбалаучы төнге очкычлар эшләп чыгара. Фронтка 10585 данә шундый самолет җибәрелә. 16 нчы номерлы моторлар төзү заводы эшчеләре сугыш елларында 15 меңнән артык авиамотор җитештерә.
40 нчы номерлы Казан дары заводы сугыш елларында алгы сафка кыр һәм диңгез артиллериясе, очкычлар өчен 4 миллиардтан артык корал, шул исәптән «катюша» өчен 1 миллион корал җибәрә.
230 нчы номерлы заводта винтомотор төркемендәге авиация моторлары, газ анализаторлары, гальванометрлар, электр тахометрлары, термометрлар һәм башка приборлар чыгару үзләштерелә. Ленинградтан эвакуацияләнгән 379 номерлы приборлар төзү заводында артиллерия зенит уты, су асты снарядыннан ату белән идарә итү җайланмалары һәм Хәрби диңгез флоты кораблары өчен башка системалар җитештерелә. Казанның 237 нче номерлы заводы Хәрби һава көчләре һәм Хәрби диңгез флоты, артиллерия, танклар өчен оптик приборлар, снайпер мылтык төзәгечләре, фотоаппаратлар, бинокльләр, лупалар эшләп чыгара. В.В.Куйбышев исемендәге Казан кинопленка фабрикасы авиапленка, аэрофотокәгазь, рентген пленкасының яңа төрләрен һәм башкаларын җитештерүне җайга сала.
Уникаль продукцияне Казан кетгут заводы чыгара. Илдәге бердәнбер предприятиедә операцияләр ясауда алмашы булмаган хирургия тегү материалы – кетгут җеп ясала.
Җиңел сәнәгать эшчеләре фидакарь эшли, Кызыл Армия сугышчылары өчен ике йөзгә якын төрдәге кирәк-яраклар һәм киемнәр булдыра. Тире комбинаты, җитен комбинаты, «Спартак» күн-аяк киемнәре комбинаты, киез итек басу комбинаты, тегү фабрикалары армия өчен шинельләр, чалбарлар, озын кунычлы итекләр, шлемофоннар, комбинезоннар, күн итекләр җитештерә.
Хәрби җитештерүчәнлек үсеше эшчеләрнең моңарчы булмаган хезмәт батырлыгы белән тәэмин ителә. Икътисадны хәрби юнәлешкә күчерү сәнәгатьне кадрлар белән тәэмин итүгә турыдан-туры бәйле. Фронтка киткән эшчеләр саны 60-70% ка җитә. Алар урынына станоклар янына хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр баса. Сугыш елларында 53 белгечлек буенча 50 меңгә якын квалификацияле хезмәткәр әзерләнә. Хезмәт батырлыгына бу елларда яшүсмерләр зур өлеш кертә: фронтка киткән абыйлары һәм әтиләре урынына станоклар янына басып, предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгында өлкәннәр һөнәрен үзләштерә, туктаусыз эшли.
Эшчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәләре хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә. Бөтенсоюз социалистик ярышларда катнашкан 47 Казан предприятиесеннән 42 предприятие 334 тапкыр яхшы хезмәт өчен билгеләнә, 14 предприятие 144 тапкыр Бөтенсоюз коммунистик партия Үзәк комитетының, Дәүләт оборона комитетының, Һөнәри союзлар бөтенсоюз үзәк советының Кызыл байрагына ия була.
Сәнәгать эше нәтиҗәләре буенча 1944-1945 елларда Казанның 6 эре предприятиесе: 16 нчы номерлы, 237 нче номерлы заводлар, тире комбинаты – Ленин ордены белән; 22 нче номерлы завод – Кызыл байрак ордены белән; 387 нче номерлы завод һәм В.В.Куйбышев исемендәге 8 нче номерлы фабрика Хезмәт кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 40 нчы номерлы Казан дары заводы 1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы өчен 1985 елда I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
Сугыш елларында фашизмны җиңүдә фәнни, педагогик, иҗади интеллигенция вәкилләре әһәмиятле роль уйный. 1941 елда Казанга СССР Фәннәр академиясе институтлары эвакуацияләнә. Биредә 33 фәнни учреждениегә нигез салына, 1884 фәнни хезмәткәр, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең 39 академигы һәм 44 әгъза-корреспонденты эшли. 1941 елның августыннан алып 1942 елның маена кадәр Казанда СССР Фәннәр академиясе Президиумы урнаша.
Казан армия өчен хәрби белгечләр әзерләү эшенә зур өлеш кертә. Казан пехота училищесы эшчәнлеге армия өчен күпсанлы офицерлар укытуны тәэмин итә. Бөек Ватан сугышы елларында 22 чыгарылыш, 3897 командир-танкист әзерләнә. Алардан 39 командир-танкист Советлар Союзы Герое исемен ала, тагын ике белгечкә бу исем сугыштан соң бирелә.
1941-1942 елларда шәһәрдә 45 госпиталь эшли. Аларда Кызыл Армиянең меңләгән сугышчысы һәм командиры дәвалану, реабилитация уза. ТАССР госпитальләрендә дәваланган яралы һәм авыру 334 мең сугышчыдан 207 меңләп сугышчы кабат сафка кайта.
Казан шәһәре халкы, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт батырлыгы күрсәтә.
1941-1945 еллардагы сугыш чорында Казан һәм шәһәр халкының хезмәт батырлыгын, фашизмны җиңүгә керткән өлешен иң югары дәрәҗәдә тану – СССР Югары Советы Президиумының 1984 елның 14 нче маендагы указы нигезендә Казан шәһәрен Ленин ордены белән бүләкләү.
2020 елның 2 нче июлендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән Казан шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды.
Мәгълүмат ТР Фәннәр академиясе тарафыннан әзерләнде
Фото чыганагы: tatfrontu.ru
«Мирные дети далекой войны» документаль фильмы
НТВ, «Сегодня» 06.06.20
Беренче канал, «Время» 08.06.20
«Мир» телеканалы, «Хәбәрләр» 22.06.20